- чабаталы
- с. 1. Чабата кигән, аягында чабата булган. күч. Ярлы 2. и. күч. 1917 елга кадәр: хәрби хезмәттән азат ителгән, бары бер айга өйрәнергә барырга тиешле кеше. ЧАБАТАЛЫ МОРЗА – Крепостнойлары һәм җире булмаган, бөлгән морза, дворян
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.